Логотип
Хәбәрләр

Түбән Камада муниципаль театр фестивале узачак

3 ноябрьдә Түбән Камада беренче муниципаль театр фестивале узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Сәхнәдә үзешчән һәм халык театр коллективлары, шәһәр һәм районның...

3 ноябрьдә Түбән Камада беренче муниципаль театр фестивале узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сәхнәдә үзешчән һәм халык театр коллективлары, шәһәр һәм районның аерым башкаручылары чыгыш ясаячак. Барлык номерлар да бердәм нигезләмәгә бәйле булачак. Түбән Каманың иң яхшы иҗат берләшмәләре бүләкләнәчәк.

Фестиваль 15:00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай. 

Фото: tat.e-nkama.ru

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк