Логотип
Хәбәрләр

Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы”нда катнашырга чакырды

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнаштыруны тәкъдим ит...

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Керәшен чибәре” бәйгесе җиңүчесен “Татар кызы” халыкара бәйгесендә катнаштыруны тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген керәшен яшьләре IV форумының пленар утырышында белдерде.

“Төрле авыр процесслар шартларында безнең өстә туган телне саклау, үстерү, шул телдә белем алу, киләсе буынга тапшыру бурычлары тора. Минемчә, бу юнәлештә керәшен яшьләре белән эшләр өчен дә зур җирлек бар”, - диде Тәбрис.

Ул делегатларны 26 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашырга чакырды. Шулай ук, августта Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачагын искәртте. 30 илдән 1 меңнән артык татар яшьләре киләчәген әйтте. Бүгенге форумда үзен актив күрсәткән яшьләрне августтагы форумга көтеп калабыз, диде.

“Безгә “Татар кызы” халыкара бәйгесен уздыруны йөкләделәр. Ул чибәрлек кенә түгел, акыллык бәйгесе дә. Татар кызлары аша халыкның өстенлекләрен күрсәтә торган зур чара бу. Минем Питрауда берничә тапкыр булганым бар, анда “Керәшен чибәре” бәйгесе уздырыла бит. Бөтендөнья татар яшьләре форумы вакытында “Татар кызы” халыкара бәйгесенең ярымфиналы узачак, “Керәшен чибәре”ндә җиңгән кызны шул зур чарада катнашырга чакырабыз”, - дип белдерде Тәбрис Яруллин.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк