Логотип
Хәбәрләр

Тәмле булсын өчен!

Тозны шулпага ит белән бер үк вакытта салырга ярамый, чөнки тоз итнең сүлен бик тиз чыгара, ит тәмле булмый, аның туклыклылыгы кими. Итне үзен генә бирү өчен әзерләгәндә кайнар суга салып пешерергә к...

Тозны шулпага ит белән бер үк вакытта салырга ярамый, чөнки тоз итнең сүлен бик тиз чыгара, ит тәмле булмый, аның туклыклылыгы кими.

Итне үзен генә бирү өчен әзерләгәндә кайнар суга салып пешерергә кирәк. Әгәр итне пешкән шулпасында суынгач кына алсаң, ул тәмлерәк һәм йомшаграк була.

Мөмкин кадәр тизрәк туңдырсаң һәм акрынрак эретсәң, ит тәмлерәк була.

Тавык шулпасына лавр яфрагы салмыйлар, чөнки ул тавык шулпасының тәмен үзгәртә.

Тозлы итне пешерергә салганчы салкын суда тотарга кирәк.

Туңган итне суда эретергә ярамый, чөнки итнең сүле суга чыгып бетә дә ит тәмле булмый.

Йомырканы тозлы суда пешерсәң, чатнаган йомырка акмый.

Борчак тизрәк пешсен өчен, тозны пешеп җиткәндә генә салырга кирәк.

Бәрәңгене башта тозсыз кыздырырга, пешәр-пешмәс кызгач кына тоз сибәргә кирәк.

Балык шулпасына тозны пешерә башлаганда ук салалар.

Фото: pixabay.com

Редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк