Логотип
Хәбәрләр

Төнлә Казанда минус 11 градуска кадәр суыта

12 декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Бүген төнлә һава температурасы 11 градус салкын булачак. Урыны белән кар явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава те...

12 декабрьдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Бүген төнлә һава температурасы 11 градус салкын булачак. Урыны белән кар явачак.

Көндез явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы 3тән 5 градуска кадәр түбән булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Тулаем Татарстан буенча якындагы тәүлектә шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән томан булырга мөмкин, кар явачак. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк