Логотип
Хәбәрләр

Төп рольне Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир башкарган фильм трейлеры чыкты

Төп рольләрнең берсен Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир уйнаган “Хыял командасы” фильмының трейлеры чыкты. "Хыял командасы" (“Команда мечты”) фильмы моннан бер ел элек Казанда төшерелгән иде....

Төп рольләрнең берсен Казан мэры Илсур Метшинның улы Таһир уйнаган “Хыял командасы” фильмының трейлеры чыкты.

Фильм Россия Кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәге инициативасы белән ике продюсерлык төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырылган. Болар - "Барс Синема Групп" кинокомпаниясе һәм Россия Кинематографистлар берлегенең "Молодежные инициативы" продюсерлык үзәге (Мәскәү). Үткән ел аның беренчел бюджеты 70 миллион сум булуы игълан ителгән иде.

“Хыял командасы” фильмы - балалар спорты турында тулы метражлы фильм. “Проект ат спорты, футбол, самбо турында өч новелланы берләштерә. Фильмның беренчесе - ат спорты турындагы фильм Казан ипподромында төшерелә. Төп артистлар – балалар һәм атлар”, - дип сөйләгән иде моннан бер ел элек фильмның продюсерларының берсе Альбина Нафигова.

  • Фильмның режиссеры - Максим Зыков, Филипп Абрютин. Тамашачының яшь чикләре 6+ дип күрсәтелгән.

Новелланың төп герое – эшмәкәр улы унҗиде яшьлек Артур Суров. Сюжет буенча ул Принц исемле юртагы белән Президент кубогына ярышларда беренче призны алырга омтыла. Әмма зур ярыш алдыннан булган чабышларда Катяның алдарак килүе ачыклана. Катя – атлар караучы кыз. Ярыш алдыннан Катя белән Артур арасында “сугыш” башлана – Артур әтисенең ышанычын акларга тиеш, Катяның җиңеп, яраткан атын саклап каласы килә.

Фильмда Артур Суров ролен Таһир Метшин башкара. Аның әти-әнисе ролендә – Россия актерлары Роман Мадянов белән Анна Чурина.

  • 2011 елда Сергей Безруков продюсерлыгында Казанда төшергән “Реальная сказка” фильмында да Синдбад улы ролен Таһир Метшин башкарган иде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк