Логотип
Хәбәрләр

Тәрбия икенче урында булырга тиеш дигән идея бик куркыныч - ТР Мәгариф министрлыгы

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Тәрбиянең белем алудан соң икенче урында булырга тиешлеге турындагы фикер бик куркыныч. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис...

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Тәрбиянең белем алудан соң икенче урында булырга тиешлеге турындагы фикер бик куркыныч. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җиткерде."

"17 яшькә кадәр шундый нигез материал әзерләргә кирәк: аны эшкәртеп бетереп, ул планетада иң алдынгы урында булсын өчен, ул (мәктәп - Т-и иск.) барысын да эшләргә тиеш. Сүз дә юк, уку мөһим. Тәрбиянең икенче урында булу идеясе исә бик куркыныч”, диде Борһанов.

Барыннан да элек аңа омтылырлык образ булдырырга кирәк. Ул стандарттан без берничек тә түбән төшәргә тиеш түгел, дип дәвам итте ведомство башлыгы.

“Ул шундый кеше - үзен дә, башкаларны да, ватанын да, әләмен дә, гимнын да, илен дә яратырга тиеш. Һәм ул үзенең эшләгән эшләре, илнең киләчәге өчен  җаваплы булуын аңларга тиеш. Шунлыктан без башкарган эшләрнең барысы да үз иленең патриоты булган нормаль, әхлаклы, белемле кеше тәрбияләү максатына юнәлтелгән, дип билгеләп үтте Борһанов.

Татарстанда мәктәпләрне “кызыл”, “сары”, “яшел” зоналарга бүлә торган индикаторлар системасы кертелгән иде. Борһанов сүзләренчә, “яшел” зонада әлеге таләпләргә җавап бирә торган һәм укучыларны һәр яктан, гармонияле итеп үстерә торган мәктәпләр булачак.

“Чөнки баланы биология дәресендә дә, математикада да тәрбияләргә кирәк. Тәрбияләгәндә - белем бирергә, белем биргәндә тәрбияләргә кирәк”, дип йомгаклады Рафис Борһанов.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк