Логотип
Хәбәрләр

Төрек чәе дөньяның 110 иленә чыгарыла

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Төркиянең ÇAYKUR дәүләт компаниясе үзе чәй чыгара торган илләр санын гел арттыра бара, ди компаниянең генераль директоры Имдат Сютлуоглу. Бу хакта “Анадолу” агентлы...

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Төркиянең ÇAYKUR дәүләт компаниясе үзе чәй чыгара торган илләр санын гел арттыра бара, ди компаниянең генераль директоры Имдат Сютлуоглу. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Сютлуоглу сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча, компания шәхси җитештерүчеләрдән 746 тонна чәй сатып алган, ә ÇAYKUR плантацияләреннән 525 тонна чәй уңышы җыелган.

2017 ел ахырына булган мәгълүмат буенча, компания узган ел дөньяның 110 илен чәй белән тәэмин итте, ди генераль директор.

“Төркия чәе Европаның - 38, Африканың - 37, Азиянең - 15, Американың – 6 иленә, Якын Көнчыгышның 14 дәүләтенә чыгарыла”, - ди Сютлуоглу.

Гендиректор сүзләренчә, Ирак та компаниянең киләчәктәге чәй сатып алучы илләренең берсе булачак. Тиешле документларны әзерләп бетерүгә, төрек чәе Ирак базарына чыгарылачак.

татар-информ

Фото: http://aa.com.tr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк