«Төргәкнең икенче тормышы – 2018» балалар иҗат конкурсына эшләр кабул ителә

Казан мәктәпләренең 1-11 сыйныфларында укучылар өчен «Төргәкнең икенче тормышы – 2018» балалар иҗат конкурсы игълан ителде. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Конкурска табигать объектларын чагылдыра торган хезмәтләр: кулланылган төргәк материалларыннан ясалган хайван яки үсемлекләр фигуралары кабул ителә. Ясау техникасын катнашкан бала үзе сайлый, әмма эшләнмәне әзерләгәндә, яңа материаллар кулланырга рөхсәт ителми. 2-10 ноябрьдә иҗади эшләрдән күргәзмә уздырыла.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Пластик» - пластик төргәк;
- «Кәгазь» - төрү кәгазе, газеталар, журналлар, сырлы катыргы;
- «Металл» - металл төргәк.
«Төргәкнең икенче тормышы – 2018» конкурсына кул эшләре 2018 елның 22 октябреннән 2 ноябренә кадәр 09.00-16.00 сәгатьләрдә Казанның Космонавтлар урамы, 57 адресы буенча урнашкан Балаларның шәһәр экологик-биологик үзәгендә кабул ителә.
Катнашу буенча тулырак мәгълүматны 8(843)273-48-55 телефоны аша белергә була.
Фото: Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
Останови огонь