Логотип
Хәбәрләр

Төркиядә булган поездлар һәлакәтендә Россия кешеләре зыян күрмәгәнме?

Бүген Төркиянең Анкара шәһәрендә ике поезд бәрелеште, берсе рельслардан чыкты. Һәлакәт вакытында имгәнүчеләр арасында Россия кешеләре булмаган. Бу турыда Төркиядә Россия илчелегенә сылтама белән «Инте...

Бүген Төркиянең Анкара шәһәрендә ике поезд бәрелеште, берсе рельслардан чыкты. Һәлакәт вакытында имгәнүчеләр арасында Россия кешеләре булмаган. Бу турыда Төркиядә Россия илчелегенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, Анкарадагы тимер-юл һәлакәтендә имгәнүчеләр арасында Россия кешеләре юк»,  диелгән әлеге хәбәрдә.

Бүген Төркиянең Марсандиз тимер-юл станциясендә ике поезд бәрелеште. Анкарадан Коньяга таба бара торган поезд рельслардан чыкты.

Соңгы мәгълүматлар буенча, җиде кеше һәлак булган, 46 кеше имгәнгән. 

Фото: pixabay.com

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк