Логотип
Хәбәрләр

Табиб күрсәтмәләре дәүләт порталында шәхси кабинетта теркәлеп барырга мөмкин

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләчәктә үткәрелгән вакцинацияләр, лаборатория тикшеренүләре, табиб билгеләгән күрсәтмәләр шәхси кабинетларда теркәлеп барырга мөмкин. Бу хакт...

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләчәктә үткәрелгән вакцинацияләр, лаборатория тикшеренүләре, табиб билгеләгән күрсәтмәләр шәхси кабинетларда теркәлеп барырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында министр Гадел Вафин хәбәр итте.

“Тармакта мәгълүматлаштыруның чираттагы этабы гражданнар өчен сервислар булдыру. Диагностика тикшеренүе нәтиҗәләре, табиб күрсәтмәләре һәм киңәшләре пациентка күренеп торырга тиеш”, – диде министр.

Яңа Чишмә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рафис Вафин да утырышта мәгълүматлаштыру технологияләрен алга таба үстерү әһәмиятен билгеләп узды.

“Дәүләт хезмәтләре порталында булган шәхси кабинет аша участок табибы тарафыннан халыкның сәламәтлеген даими рәвештә күзәтеп торуны гамәлгә кертергә кирәк. Бөтен мәгълүмат бердәм челтәрдә булырга тиеш. Даими рәвештә авыруларның кан басымы, шикәр күләме һәм башка күрсәткечләрен үлчәү нәтиҗәләре шул ук минутта участок табибы компьютерында күренергә тиеш. Табибның күрсәтмәләре авыруга да, күрсәтмә үтәлешен контрольдә тотарга тиешле фельдшер-акушерлык пункты фельшерына да бер үк вакытта килеп ирешүе мөһим", – диде Рафис Вафин.

Аның сүзләренчә, моның өчен барлык фельдшер-акушерлык пунктларын интернет челтәренә тоташтырырга, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк. Ә бу эш шактый финанс чыгымнары сорый.

"Билгеле,бүгенге катлаулы чорда аларны табуы җиңел түгел. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бәлки әлеге проектны Яңа Чишмә районында гамәлгә кертеп караргадыр? Барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән үзебезнең бу эшкә әзер булуыбызны белдерәм”, – дип Президентка мөрәҗәгать итте баш табиб.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясе утырышы 26 гыйнварда узды.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк