Логотип
Хәбәрләр

«Табиблар иремне өр-яңадан җыйдык диде»

Рината Тэй юл фаҗигасендә исән калган ирен Сагирны Мәскәүгә тернәкләндерүгә алып барган иде. Анда дәвалану ничек узган, алга китеш бармы – Рината белән шул хакта «Шәһри Казан» журналисты сөйләшкән.

Рината Тэй юл фаҗигасендә исән калган ирен Сагирны Мәскәүгә тернәкләндерүгә алып барган иде. Анда дәвалану ничек узган, алга китеш бармы – Рината белән шул хакта «Шәһри Казан» журналисты сөйләшкән.

Рината, иреңне Мәскәүгә алып бару өчен халыктан ярдәм сорап акча җыйган идең. Кирәкле сумманы туплый алдыңмы?

– Әйе, Аллаһка шөкер. Мәскәүдә ике айга якын тордык. Дәвалануга 1 млн. 200 мең сум акча китте. Моңа өстәп, 300 мең сум акча юл һәм башка чыгымнарга тотылды. Анда яшәү өчен генә дә тәүлегенә 23 мең сум акча түләдек. Әле тагын 170 мең сум тирәсе акча калды. Хәзерге вакытта өйгә килеп массаж ясыйлар. Халыктан акча җыясым килми, чөнки бу – бик җаваплы, һәр тиен өчен хисап тотарга кирәк. Моны башкару бик авыр. Инде бик кирәк булса гына яңадан халыкка мөрәҗәгать итәрмен, ләкин аңа кадәр барып җитмәскә иде. Безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. 

Аягына баса аламы?

– Юк шул. Аның өчен операция кирәк. Сентябрь аенда Казанда аягына операция ясатырга дип сөйләшкән идек тә, Курган өлкәсендәге Илизаров үзәгенә барырга киңәш иттеләр. Хәзерге вакытта документлар туплау белән шөгыльләнәм. Ул документларны Курганга почта аша җибәрәчәкмен. Танышлар булмагач, безне кабул итәрләрме, юкмы белмим. Булмаса, операцияне Казанда ясатачакбыз. Мондагы табиблар Сагирны бик яхшы белә. Аягына бастырып булачак, дип өметләндерәләр. Бу юлы операциягә акчаны квота аша алырга тырышачакмын.

Белүемчә, Сагир әти-әнисе йортында Чаллыда яши...

– Әйе. Әти-әнигә, бертуган абыйсына рәхмәтем чиксез. Алар бик нык ярдәм итә. Әни – лаеклы ялда, өй эшләрен карый, ашарга пешерә. Акча мәсьәләсендә барлык чыгымнарны үзем күтәрәм. Бүгенге көндә беркемнән дә матди ярдәм күрмим, бары тик үз тырышлыгым белән тапкан акчага яшим. Мәктәптә вокал укытам, челтәрле бизнеста эшлим. Минем турында «кешедән җыйган акчага яши» дип тә сөйлиләр икән. Барыбыз да Ходай астында без. Белмичә сөйләгәнче, шул кешенең хәленә кереп карасыннар иде башта. Иртәгә ни буласын беркем дә белми...

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк