Логотип
Хәбәрләр

«Табибларны көтеп ятасы түгел»

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева соңгы арада бик каты авырып алды. Халыкта хәтта җырчы коронавирус белән авырмый икән дип имеш-мимешләр дә таралды. Бүген ул янә авыруы хакында пост язып инстаграмга урнаштырган.

Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Муллагалиева соңгы арада бик каты авырып алды. Халыкта хәтта җырчы коронавирус белән авырмый икән дип имеш-мимешләр дә таралды. Бүген ул янә авыруы хакында пост язып инстаграмга урнаштырган.

«Ниһаять, шәһәргә чыктым. Чирнең кайсысын алсаң да жиңелләрдән түгел... Ә бу вирус бөтенләй дә кешенең яшәешен астын-өскә китерә. Соңгы арада директка көн дә 100ләп үзем кебек авырып терелгән, яисә терелеп бетә алмый яфаланган укучыларым күп яза... Кем белән сөйләшә башласаң, бер проблема –вирус. Үземнең тәгаен ковид булдымы, юкмы, белмим. Чөнки биргән анализ юк дип күрсәтте. Әмма ис, тәм югалу, тән авырту, йөткерү, 39 температура булу, тиз арада икеяклы пневмония барлыкка килү шул вирусны күзаллата.

Бу ниндидер арттырып сөйләнә торган чир түгел... Ишетеп-күреп торасыз, авыр кичерүчеләр бик күп. Үлүчеләр дә шактый. Элегрәк кайдадыр еракта булган хәлләрне ишетсәк, хәзер үзебез, янәшәдә булган кешеләр авырый. Иң мөһиме паникага бирелмәскә, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп, кешеләр белән очрашмаска тырышырга кирәк. 

Үз-үзегезнең көчкә күбрәк ышаныгыз! Табибларны көтеп ятасы түгел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр. Мин моңа үзем инандым. Яналыклардагы саннар, статистика бар да ялган. Тест уңай күрсәтәме, күрсәтмиме эш анда түгел. Ничектә-ничек дарулар белән бу авыртудан исән калырга. Беренче көннән ук антибиотиклар эчегез. Сәламәт булыгыз!» – дип яза Лилия Муллагалиева.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Буген нихаять шэхэргэ чыктым. Чирнен кайсысын алсан да жинеллэрдэн тугел...Э бу вирус ботенлэй дэ кешенен яшэешен астын оскэ китерэ. Сонгы арада директта кондэ 100 лэп узем кебек авырып терелгэн яисэ терелеп бетэ алмый яфаланган язылучыларым куп яза.. Кайфакыт ботен донья авыртадыр кебек тоела . Кем бн сойлэшэ башласан бер проблема вирус. Минем уземнен тэгаен ковид булдымы юкмы икэнен белмим . Чонки антителага биргэн анализ юк дип курсэтте. Эмма ис , тэм югалу, тэн авырту , йоткеру,39 темпер булу тиз арада икеяклы пневмония ясалу шул вирусны кузаллата. Бу ниндидер арттырып сойлэнэ торган чир тугел .. Ишетеп куреп торасыз авыр кичеручелэр бик куп . Улучелэр дэ шактый?Элегерэк кайдадыр еракта булган хэллэрне ишетсэк, хэзер узебез, узебезнен яндагылар авырый. Ин мохиме паникага бирелмэскэ, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп , кешелэр бн очрашмаска тырышырга кирэк . Уз узегезнен кочкэ куберэк ышаныгыз! Табибларны котеп ятасы тугел. Алар улэ башлагач кына алып китэлэр. Мин мона узем инандым. Яналыклардагы саннар, статистика бар да ялган. Тест унай курсэтэме, курсэтмиме эш анда тугел .Ничектэ ничек дарулар бн бу авыртудан исэн калырга. Беренче коннэн ук антибиотиклар эчегез.?? ШУНСЫ КУРКЫТА Кешелек доньясынын чирлэр папкасында тагын бер эшэке чир пэйда булды. ??? СЭЛАМЭТ БУЛЫГЫЗ жанкайларым!!! Бар да уткече булсын!!!!??? #долойкороновирус #бардаяхшыбулсын #аллагатапшырдык #берегитесебя #саклан #kovid19 #пневмония

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк