Логотип
Хәбәрләр

Табигатькә зыян салучыларга каршы заманча алымнар кулланыла башлаган

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Казан экологлары законсыз чүплек оештыручыларга каршы көрәшүдә заманча ысуллар куллана башлаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәс...

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Казан экологлары законсыз чүплек оештыручыларга каршы көрәшүдә заманча ысуллар куллана башлаган. Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторларына ярдәмгә квадрокоптерлар һәм фототозаклар бирелгән. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пилотсыз очкыч ярдәмендә табигать саклау законнары бозылуның инде 4 очрагы ачыкланган. Гадел Кутуй урамында урнашкан Совет районы сәнәгать зонасында 3 санкцияләнмәгән чүплек урыны билгеләнгән. Төзелеш һәм көнкүреш калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 1000 кв. метрдан артып китә. Әлеге урынның милекчесе ачыкланган. Административ эзләтү эше кузгатылган. Юридик затка 250 мең сум күләмендә штраф яный.

"Кош очкан биеклектән Питрәч районының ТатЦИК исемендәге авыл янәшәсендә дә туфракның уңдырышлы катламын сораусыз рәвештә салдырып алу һәм башка урынга күчерү фактын ачыклау мөмкин булды. Инспекторлар РФ КоАП 8.6 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде", диелә матбугат хәбәрендә.

Министрлык балансына кертелгән фототозаклар да үзенең нәтиҗәлелеген расларга өлгергән. Казанда урнаштырылган ике фототеркәгечнең берсе контейнер мәйданчыгы территориясенә зур габаритлы көнкүреш калдыгын ташлау фактын теркәгән. "Җайланма чүп-чарны бушаткан вакытта "Газель" номерын теркәгән. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылачак", – дип билгеләде ҮТИ башлыгы Петр Королев.

  • Фототозаклар вандалларга каршы корпус белән тышланган һәм кояш батарейкалары белән тәэмин ителгән. Фототеркәгечнең эшләү принцибы бик гади: хәрәкәт датчигы күренә торган өлештә объект барлыкка килгәндә, камераны активлаштыра, фотога төшерә, соңыннан фотолар автомат рәвештә экологлар компьютерына җибәрелә.

Тагын бер яңалык - табигать сакчыларына тапшырылган видеотеркәгечләр. Әлеге, Экоминистрлык инспекторы формасына беркетелә торган җайланма ярдәмендә экологик тәртипне бозучылар белән сөйләшү яздырыла һәм кирәк булган очракта дәлил сыйфатында хокук саклау органнарына тапшырыла.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк