Табын күрке ˗ каз бәлеше

Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, татарларда теләсә нинди мәҗлес бәлеш белән ассоцияләшә бугай инде ул. Ике-өч төрле ит салып, бәрәңгесен вак-вак турап, сарымсак-суганын мулдан кушып... Бөкесеннән кайнар шулпа салырлык итеп калдырып, өстен ак май белән дә майлап җибәрсәң... Аһ тәмле чыга инде чукынмыш... Пешердегезме соң? Сыер ите салдыгызмы, каз яисә үрдәк өстәдегезме? Көймәдеме, йөзе килдеме, мактап ашадылармы? Әнә, уңган кеше бар яктан килгән, дигән төсле  алып баручы Гөлназ Сәфәрованың каз бәлеше ничек тәмле булып пешкән. Авыздан сулар китерерлек мәйтәм... Инстаграм бите аша шулай күренгәнне, үзе кабып караган якыннары гүпчим мактап туймагандыр инде. Сез дә, даваегыз, бәлеш пешерегез, бәйрәмнәрдә ялкауланып ятасы түгел!.. Мин дә киттем.

Автор: Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
394
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы