Логотип
Хәбәрләр

Табышмак әйтәм - җавабын тап

Үзе йомры, үзендә су тора. Су аркылы тимер күпер. Киермә кашлы, Киртек башлы. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште. Бәләкәй генә чәчле пуп Мо...

  1. Үзе йомры, үзендә су тора.
  2. Су аркылы тимер күпер.
  3. Киермә кашлы, Киртек башлы.
  4. Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.
  5. Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште.
  6. Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта.
  7. Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа.
  8. Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул.
  9. Тирән базда тимер эчәк.
  10. Барганда җырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта.
  11. Өч туган су керергә барган, Икесе кергән, Өченчесе ярда калган.
  12. Бер дугада ике күл эленеп тора. Бер ботакта ике кош сайрый.
  13. Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый.
  14. Кара сыерның кабыргасы тишек.
  15. Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар.
  16. Ике колаклы, Өч аяклы, Олы корсаклы.
  17. Аркасы бар - эче юк.
  18. Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас.
  19. Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас.
  20. Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә.
  21. Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга.
  22. Кап корсак, Эче кара бавырсак.
  23. Өй эчендә түгәрәк күл.
  24. Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш.
  25. Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк.
  26. Колагы бар - ишетми, Тигез җиргә утырмый.
  27. Кара сыер астында кызыл бозау.
  28. Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора.
  29. Сыңар аяк саескан, Суга төшеп, су эчкән.
  30. Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында.

Табышмак җаваплары

 

  1. Чиләк
  2. Чиләк тоткасы
  3. Көянтә
  4. Ике чиләк белән суга бару
  5. Чиләк белән су алу
  6. Пумала
  7. Пумала, төтен
  8. Җылыткыч батарея
  9. Су, газ торбалары
  10. Сусыз һәм сулы чиләкләр
  11. Көянтәләп суга бару
  12. Көянтәләп суга бару
  13. Кисмәк
  14. Мичкә
  15. Мичкәдән су агызу
  16. Лакан
  17. Ялгаш, тагарак
  18. Комган
  19. Комган
  20. Комган
  21. Юынгыч
  22. Күмер савыты
  23. Тәлинкә
  24. Чүлмәк
  25. Миски
  26. Казан
  27. Казан астында ут яну
  28. Казан астында ут яну
  29. Чүмеч
  30. Чүмеч

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк