Логотип
Хәбәрләр

Табышмаклар

Кеше әгъзалары турында табышмаклар Иң әүвәле дәү урман, Аннан түбән кече урман, Аннан түбән елтырык, Аннан түбән мышкылдык, Аннан түбән лапылдык, Аннан түбән шапылдык, Аннан түбән тәтелдек. (Чә...

Кеше әгъзалары турында табышмаклар

Иң әүвәле дәү урман,

Аннан түбән кече урман,

Аннан түбән елтырык,

Аннан түбән мышкылдык,

Аннан түбән лапылдык,

Аннан түбән шапылдык,

Аннан түбән тәтелдек. (Чәч, каш, күз, борын, авыз, тешләр, тел)

Берсе сөйли,

Икәү тыңлый,

Икәве карап тора. (Тел, колаклар, күзләр)

Сөяге юк, теше юк,

Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел)

Бер агачта ике яфрак. (Колаклар)

Ике агай рәттән торсалар да,

Берсен берсе күрмиләр.(Күзләр)

Кечкенә генә җил капка

Ачыла да ябыла.(Авыз)

Кечкенә генә сарай,

Эче тулы ак тавык.(Авыз һәм тешләр)

Ти, дигәндә, тими,

Тимә, дисәң, тия. (Иреннәр)

Таралгач  биш,

Җыелгач  бер.(Бармаклар, йодрык)

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк