Логотип
Хәбәрләр

Таишевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга!

Бүген популяр пар гаилә Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә шатлыклы вакыйга – олы уллары Әнвәрнең туган көне. Фәрит белән Ландышны тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирештергән Әнвәргә бүген 10 яшь – беренче юбилей дисәк тә була.

Бүген популяр йолдызлы гаилә Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсендә шатлыклы вакыйга – олы уллары Әнвәрнең туган көне. Фәрит белән Ландышны тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетенә ирештергән Әнвәргә бүген 10 яшь – беренче юбилей дисәк тә була.

Газиз улларының гомер бәйрәме уңаеннан матур теләкләрен әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең Инстаграм тасмасында юллаган.

«Бүген безнең Әнвәребезнең Туган көне! 10 яшьлек Юбилеең. Улым! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән! Исән сау бул! Озын гомерле бул! Тәүфиклы бул! Акыллы бул! Син хәзер дә бик ачык күңелле, матур эчке дөньялы кеше! Шулай булып кал да! Бары тик изге теләкләр! Безне шатландырып, куандырып тор. Без сине бик нык яратабыз, горурланабыз!!!

Әти-әниең, сеңлең, энең, бабай-әбиләр, туганнар», – дип котлау сүзләрен язган җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк