Логотип
Хәбәрләр

"Талант" бәйгесе җиңүчесе миллионер булды

13 сентябрь көнне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе бинасында "Талант" конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Әлеге татарча видеопроектлар бәйгесе быел 1 мартта старт алды. Катнашучылар эшләре...

13 сентябрь көнне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе бинасында "Талант" конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Әлеге татарча видеопроектлар бәйгесе быел 1 мартта старт алды. Катнашучылар эшләре өч номинация буенча кабул ителде: тарихи, әдәби-музыкаль, шоу-программа. Конкурс нигезләмәсе буенча, җиңүчеләрнең проектлары тормышка ашыру буенча чыгымнарны "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үз өстенә ала. 

Шулай итеп "Талант"ның җиңүчеләре белән танышыйк: Марат һәм Динара Мөхаммәтшиннар ("Атлар һәм понилар" турында тапшыру), Ландыш Бабаниязова ("Кино Мэм" проекты), Айзилә Гильмугаянова  ("Өлгер" проекты), Хабил Ахмаров һәм Ильяс Гыйләҗетдинов ("Балалар" тапшыруы), Фильсинә Галиуллина ("Асылъяр" проекты), Эльвина Миңнуллина ("Шигъри җанлы күңелләр" проекты), Альберт Галимуллин ("Әйтер сүзем бар" проекты), Нурзадә Вәлиуллина ("Яшьлегем чишмәләре" проекты), Ләйсән һәм Рамил Сираҗетдиновлар ("Кечкенә пешекче" кулинар шоу), Ләйсән Назметдинова ("Ирдәүкә" күпсерияле фильмына гариза), Роза Мостафиева (Әхмәтсаригова) ("Иске Ирмәк авылы тарихы"), Ләйсән Газизова ("Истә, һаман да истә" тапшыруы), Илия Гарипова ("Әкият апада кунакта" шоу-программасы), Ринат Садыйков (минипроект), Алсу Гыйләҗева ("Сабабаш авылы тарихы"), Язгөл Рәхимова ("Шәмәхә" тапшыруы), Борис Зарипов ("Халык медицинасы"), Рөстәм Әдиятуллин ("Ачык күңел"), Рифат Бәдретдинов ("Уйлап табучы" турында сюжет)!!!!

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Шулай ук мөхтәррәм жюри әгъзалары махсус суперпризлар ияләрен билгеләде. Алар арасында Jamus Inc ("Чути авылы тарихы"), Булат Бәйрәмов ("Бу ни бу?" проекты), Батыр Харисов ("Батыр"), Ольга Кондратова ("Сказ об Именьково"), Айдар Шәймәрданов ("Көтелмәгән кунаклар" проекты), Тимур Шәйхетдинов һәм Михаил Ванюшин ("Видимая Казань"), Гөлнара Хәйруллина ("Милли көйләр"), Ильдар Усманов ("Исәр КИНО").

Ә беренче приз - бер миллион сумга сертификат иясе булып "Юлчы" проекты авторы Альберт Шакиров табылды. Үзенең сүзендә Альберт "ТНВ" каналы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм проект тиз арада телевизион экраннарга гына түгел, шулай ук youtube каналына чыгачак дип ышандырды.

Зилә Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк