Логотип
Хәбәрләр

Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый

Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының үсмерләр репертуарына спектакльләрне булачак тамашачы үзе сайлый. Әлеге сайлау барышын бүген "Татар-информ" хәбәрчесе дә күзәтә....

Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының үсмерләр репертуарына спектакльләрне булачак тамашачы үзе сайлый. Әлеге сайлау барышын бүген "Татар-информ" хәбәрчесе дә күзәтә.

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында “Friendzone” (“Френдзона”) төбәкара режиссерлар лабораториясе үз эшенә йомгак ясый. Яшь режиссерлар әзерләгән эскизларны театр һәм әдәбият белгечләреннән торган экспертлар, үсмерләрдән торган фокус-төркем һәм журналистлар карый.

Искәртеп үтәбез, проект үсмерләр өчен актуаль текстлар эзләү, репертуар булдыру, бу юнәлешкә яшь режиссерларны җәлеп итү, үсмерләр спектакльләре өчен яңа сәнгать мөмкинлекләрен эзләү максатын куя.

Эскизларны режиссерлар - Казаннан Регина Саттарова, Олег Кинҗәгулов, Әминә Миндиярова һәм Уфадан Илшат Мөхетдинов әзерләгән. "Friendzone” лабораториясе өчен текстларны режиссерлар үзләре сайлаган. Алар М.Огневаның “Костик”, Эрик-Эмманюэль Шмиттның “Оскар и Розовая дама”, Павел Поляковның “Крысолов” һәм Олжас Жанайдаровның “Танцы+” пьесалары буенча спектакль эскизлары әзерләгән.

Мәгълүмат өчен, Россия театрларында лаборатория хәрәкәте 2000 еллар башында Олег Лоевский тарафыннан яшь режиссерлар белән таныштыру, заманча текстларга игътибар арттыру максатында гамәлгә куелган иде. Лаборатория - актерлар өчен әһәмиятле тренинг. Ул киеренке (стресс) шартларда калыплардан арынырга, актерга үзендә яңа иҗат көче табарга ярдәм итә.

Мондый лабораторияне Әлмәт театры беренче тапкыр оештыра. Лабораториянең җитәкчесе һәм модераторы - театр белгече Нияз Игъламов. Идея авторы - театрның әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева.

Бүгенге эскизлардан соңыннан Әлмәт театры спектакль әзерләргә мөмкин. Ә эскизлар спектакль булып үсәчәкме, әллә лаборатория эше буларак театр тарихында калачакмы - монысын бүгенге тамашачы хәл итә. Оештыручылар эскиз алдыннан тамашачыга кызыл, сары, яшел кәгазь карточкалар тарата. Алар белэн тавыш биреп тамашачы эскизның язмышын хэл итәчәк. Ә эскизлардан соң фикер алышулар оештырыла.

Шунысы да игътибарга лаек, эскизлар театрның төрле урыннарында - Кече залда, хореография залында, Кызыл залда һәм Зур залда бара. Тамашачы эскизларны залдан залга йөреп карый.  

татар-информ

Фото: Рузилә Мөхәммәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк