«Тамашачыларым белән урамда калдым...»

Кичә Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелгән дигән хәбәр таралды. 700 чакрым юл узып, артист төркеме белән чыгыш ясый алмыйча, кире Татарстанга кайтып китәргә мәҗбүр.

Моның сәбәбе нәрсәдә? Артист фикерләве буенча, барысы да сәясәткә барып тоташа. Узган елны күп кенә татар эстрада артистлары Куштауны саклап калуга көч куйдылар. Ләкин бернәрсә дә нәтиҗәсез үтми...

«Кама Тамагы белән Кыргыз-Миякә арасында 700 чакрым юл!

Бүген Башкорстанның Кыргыз-Миякәдә безнең концерт булмады. Халык урамда калды. Мәдәният йортында утны сүндерделәр. Подвалда су, шуңа «короткое замыкание» булмасын өчен ут сүндерелде, диелде. Бу – концерт башлануга бер сәгать кала булган хәлләр. Әмма үзем тикшердем – подвалда барысы да тәртиптә иде. Ялган сөйләү концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган иде бу хәлләр.

Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертларны оештыру авырлашты. Сәбәпләре генә аңлашылмый. Бүген гомеремдә беренче тапкыр тамашачыларым белән урамда калдым. Без төрлечә сораштык һәм 2020 елда минем Куштауны яклавым аерым кешеләргә охшамаган булып чыкканын җиткерделәр.

Минем халык белән бергә шиханны яклавым җинаятьме? Мин әле дә ул тау – табигатьнең йөзек кашы, без барыбыз да Башкортстанның табигать һәйкәлен күз карасыдай сакларга тиеш дип уйлыйм. Аны яклау – намус эше. Халык аны яклады, хакимият тә ахыр чиктә үзе дә шул фикергә килде. Әмма вакыт узу белән миннән бу рәвешле үч алу никадәр гадел?» – дип яза артист инстаграм битендә.

Концерт уздырырга тиеш бинадан артист видео төшереп урнаштыра. Әлеге видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
822
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы