Логотип
Хәбәрләр

"Тандем" сәүдә үзәгендә халыкны эвакуацияләделәр

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген прокуратура, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Казанның иң эре сәүдә үзәкләренең берсе "Тандем"да тикшерү ү...

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген прокуратура, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре Казанның иң эре сәүдә үзәкләренең берсе "Тандем"да тикшерү үткәрде һәм халыкны эвакуацияләделәр. Беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгына игътибар ителде.

Сәүдә комплексының куркынычсызлык хезмәткәрләре запас чыгу ишекләре гел ачык дип сөйлиләр. Эвакуация ни дәрәҗәдә оештырылуын тикшерү өчен, янгын турында тревога бирелде. Халык якынча 4-5 минутта бинадан чыгып бетте.

"Тандем" сәүдә комплексының режим хезмәте башлыгы Николай Урусов әйтүенчә, сигнализация вакытында вертушкалар, эскалаторлар туктый, лифтлар аска төшә. Чыгу юлында вертушкалар туктап, кешеләр чыга алсын өчен секциялар ачыла. Узган якшәмбе булган эвакуация чарасы вакытында кешеләр 13 минут эчендә чыгып беткән. Урусов моның норма кысаларында булуын әйтте. Өстәвенә ял көне кеше дә күп.

Мәскәү районы прокуроры урынбасары Шамил Дәүләтбәков эвакуация вакытында куркынычсызлык хезмәткәрләренең эшен тулаем алганда уңай бәяләде.

Алга таба тикшерүчеләр эвакуация юлларын, янгын сүндерү җайланмаларын карады.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк