Логотип
Хәбәрләр

«Тантана» республика театр премиясе номинантлары билгеле - исемлек

Җиңүчеләр 27 март көнне «Тантана» республика театр премиясен тапшыру чарасында билгеле булачак. Бүген «Тантана» республика театр премиясе номинантлары мәгълүм булды. Премиянең экспертлар комиссиясе...

Җиңүчеләр 27 март көнне «Тантана» республика театр премиясен тапшыру чарасында билгеле булачак.

Бүген «Тантана» республика театр премиясе номинантлары мәгълүм булды.

Премиянең экспертлар комиссиясе билгеләгән номинантлар арасыннан җиңүчеләр сайлап алыначак. Алар 27 март көнне «Тантана» республика театр премиясен тапшыру тантанасында билгеле булачак.

«Дебют» номинациясендә:

Әтнә театры актрисасы Гөлинә Шәйхетдинова (Римма, «Әниемнең ак күлмәге»),

Минзәлә театрыннан Язилә Ильясова (Куаныч, «Салкын Кын»),

«Мастеровые» рус драма театрыннан Александра Олвина (Нина, «Старший сын»),

ТЮЗдан Ролина Малых (Господин Шигалев - «Бал. Бесы»), 

Кариев театрыннан Ләйсән Закирова (Әхмәдулла - «Кәҗүл читек»).

«Иң яхшы эпизод роле» номинациясендә:
Камал театры актеры Фәннүр Мөхәммәтҗанов (Галиәкбәр - «Тормышмы бу?..»)
Кариев театрыннан Нуриәхмәт Сафин (Хәлфә - «Кәҗүл читек»),
Чаллы театрыннан Разил Фәхретдинов (Хафиз - «Зәңгәр томан артында»)

«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясендә:
«Әкият» курчак театрыннан Рузилә Нуриева («Йолдыз тапкан кыз»),
«Әкият» курчак театрыннан Илсур Минкәев «Ночь перед Рождеством»),
Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов («Горебогатырь Косометович», «Царевна лягушка»),
Чаллы курчак театрыннан Татьяна Салихова («Царевна лягушка»).

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә:
Буа театры актрисасы Гөлназ Гыйззәтуллина (Хатын, ат - «Абага»),
Бөгелмә театры актрисасы Ләйсән Хәбибуллина (Элен - «Сотворившая чудо»),
Минзәлә театры актрисасы Эльвира Хәйретдинова ( Дая - «Салкын Кын»), 
Камал театрыннан Гөлчәчәк Гайфетдинова (Сорур, Хәлимнең апасы - «Тормышмы бу?..»),
Камал театрыннан Миләүшә Шәйхетдинова (Гайшә, Хәлимнең апасы, Асрау - «Тормышмы бу?..»).

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә:
Буа театрыннан Илфир Солтанов (Машина йөртүче, Әлбир карт, мулла - «Абага»),
Буа театрыннан Вилнур Шәйхетдинов (Йосыф карт, депутат, Ахияр, Сарим - «Абага»),
Минзәлә театрыннан Ильяс Закиров (Зардошт - «Салкын Кын»), 
Түбән Кама театрыннан Алмаз Хөсәенов (Әҗәл - «Әлдермештән Әлмәндәр»).

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә:
Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Гөлнора Гатина («Сөембикә» операсы),
Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Артур Исламов («Сөембикә» операсы),
Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрыннан Филүс Каһиров («Сөембикә» операсы),

«Иң яхшы актер ансамбле» номинациясендә:
Әлмәт театрының «Тынлыкта гына урын бар» (Туфан Имаметдинов, Равил Сабыр),
ТЮЗның «Бал. Бесы» (Туфан Имаметдинов),
Качалов театрыннан «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна»
(Илья Славутский), 
«Әкият» курчак театрыннан «Ночь перед Рождеством»
(Владимир Бирюков).

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә:
Әлмәт театрыннан Раушания Фәйзуллина (Энни Уилкес - «Lady Газраил»)
Бөгелмә театрыннан Надежда Вышенская (Анни Сюлливэн - «Сотворившая чудо»),
«Мастеровые» драма театрыннан Александра Петрова (Таня - «Таня-Таня»),
Камал театрыннан Ләйсән Рәхимова (Хәлимнең анасы, Мәрзия - «Тормышмы бу?..»),
«Угол» иҗат лабораториясеннән Анастасия Радвогина («Говорит Москва»)

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә:
«Мастеровые» драма театрыннан Евгений Федотов (Сарафанов - «Старший сын»),
ТЮЗдан Илнур Гарифуллин (Сильвио - «Выстрел»),
Минзәлә театрыннан Илдар Халиков (Салкын Кын - «Салкын Кын»),
Камал театрыннан Искәндәр Хәйруллин (Хәлим - «Тормышмы бу?..»).

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә:
«Ночь перед Рождеством» («Әкият» курчак театры),
«Царевна лягушка» (Чаллы курчак театры),
«Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» (Качалов театры),
«Бәхет кошы» (Әтнә театры),
«Кәҗүл читек» (Кариев театры)

«Ел вакыйгасы» номинациясендә:
Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының «Сөембикә» операсы (комп. Резеда Әхиярова; реж. Юрий Александров),
ТЮЗның «Бал. Бесы» Туфан Имаметдинов), 
Камал театрының «Тормышмы бу?..» (реж. Айдар Җаббаров), 
«Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды - «Анна Каренина»
(реж. Диана Сәфәрова)

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк