Логотип
Хәбәрләр

"Танцы" проекты аша танылган Нәркәс Юлдашева Казанда чыгыш ясады

Нәркәс Казанда “Татар, башкорт – бер сәхнәдә” концертында “Хан кызы” биюен башкарды. ТНТ каналының "Танцы" проекты аша танылган Нәркәс Юлдашева Казанда чыгыш ясады. Кичә Нәркәсне Казан тамашачысына Б...

Нәркәс Казанда “Татар, башкорт – бер сәхнәдә” концертында “Хан кызы” биюен башкарды.

ТНТ каналының "Танцы" проекты аша танылган Нәркәс Юлдашева Казанда чыгыш ясады. Кичә Нәркәсне Казан тамашачысына Башкортстанның данлыклы “Курайсы” ансамбле тәкъдим итте.

Нәркәс Юлдашева футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә үткәрелгән “Татар, башкорт – бер сәхнәдә” концертында катнашты. Ул үзенең данлыклы “Хан кызы” биюен башкарды. Биюне аның әнисе, күренекле биюче һәм хореограф, Guzal Dance бию студиясе җитәкчесе Гүзәл Исламгулова куйган. Нәркәс Юлдашаева “Guzal Dance” коллективында бии.

“ТНТ каналы "Танцы" проекты өчен сайлап алу турын Казанда уздырды. Бөтен Россия биючеләре шунда килгән иде, - дип сөйләде бию беткәннән соң Нәркәс Юлдашеваның әтисе – танылган курайчы Роберт Юлдашев. - Без 1120нче номер булып чыгыш ясарга тиеш идек. Сайлау бик тиз бара: фонограмманы җибәрәләр, бию башлана, туктаталар, чираттагы биючене чакыралар. Безнең чират җитте, бии башлады, беренче минут узды, икенче... Безне туктатмыйлар. Нәркәс азакка кадәр биеп бетерде. Тынлык! Жюридагылар: “Безнең әле мондыйны күргән юк иде”, диде”.

Роберт Юлдашев Татарстаннан да халык пластикасын синтезлаштыра торган биючеләр чыксын иде дигән теләген әйтте. Әлегә бу конкурста андыйларны күрмәвен сөйләде. “Гран-при алучылар 2,500-3000 тавыш җыйдылар. Нәркәс Юлдашеваның әлеге биюенә 10000нән артык тавыш килгән иде. Кешеләр биюне “Тыйнаклык сексуальлекне җиңде”, дип шәрехләгәннәр иде, - диде ул. – Халыкларыбыз әдәпкә, рухи үсешкә сусаганнар. Үз телебезне, мәдәниятебезне онытмыйк. Көчебез шунда!”

Концертны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үткәрде. Тамаша Татарстанның Дәүләт фольклор ансамбле белән “Курайсы” этно төркеме чыгышларыннан төзелгән иде.

Дөньякүләм танылган музыкант Роберт Юлдашевның “Курайсы” музыкаль төркеме тамашачыга башкорт кураеның һәм башкорт биюенең бөтен мөмкинлекләрен күрсәтә алган тамаша бүләк итсә, Татарстанның фольклор ансамбле тальян моңының бөтен мөмкинлекләрен күрсәтте.

Айдар Фәйзрахманов ансамбле чыгышын татар җырлары, татар биюе һәм Рөстәм Мингалим шигырьләреннән композицияләр белән төзегән иде. Ул концерт өчен ансамбльнең иң уңышлы номерлары сайлануына басым ясады.

Тамашачы ике коллективның да затлы киемнәренә һәм югары әзерлегенә игътибар итте.

Татарстанның Дәүләт фольклор ансамбле - Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе структурасындагы коллектив. Ул дәүләти оешма.

“Курайсы” этно-төркеме – мөстәкыйль оешма, ул үз чыгышлары һәм иганәчеләр хисабына көн күрә.

Фото: Салават Камалетдинов

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк