Логотип
Хәбәрләр

Танылган актер хатынсыз гына әти булган

Россиянең халык артисты, 52 яшьлек Евгений Мироновның 2–3 яшьлек улы булуын журналистлар белеп алган. Бу турыда «Вести» сайты хәбәр итте. Суррогат ана табып биргән Петя исемле малаен Евгения Миронов...

Россиянең халык артисты, 52 яшьлек Евгений Мироновның 2–3 яшьлек улы булуын журналистлар белеп алган. Бу турыда «Вести» сайты хәбәр итте.

Суррогат ана табып биргән Петя исемле малаен Евгения Миронов берүзе үстерә. Бу бала берничә ел элек Алла Пугачева белән Максим Галкин гаиләсендәге игезәк балалар туган хастаханәдә дөньяга килгән.

Евгений Миронов шәхси тормышын бик нык яшерә. Шулай да журналистлар аның баласын караучыга да тапшырмавын ачыклаган. Артист бөтен вакытын баласы белән уздыра. Ул җитәкчелек иткән Милләтләр театры бинасында бала өчен аерым бүлмә дә ясалган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк