Танылган экстрасенс вафат

Бүген «Битвы экстрасенсов» тапшыруында танылу алган экстрасенс Дария Воскобоева вафат дигән хәбәр таралды.

Медиум ТНТ каналыгың иң популяр проектларының берсе булган телешоуның 17 сезонында катнашып, күпләрнең хөрмәтен яулый. Тапшыруга Санкт-Петербург экстрасенсы үзенең остазы Наталья Бантеева ризалыгы белән эләгә. Телешоу вакытында Дария тамашачыларны үзенең күзәзәче сәләте белән шаккатырга өлгерә, әмма бары тик дүртенче урын ала.

Медиумның якты дөнья белән хулашуы турында бүген социаль челтәрләр аша Влад Кадони хәбәр итте. Әмма алып баручы үлемнең сәбәбен ачыкламады.

«Дария, я тебя знал не близко, но знал, как человека — доброго и сильного. Пусть земля тебе будет пухом. Пусть не будет там повода для тревог. Помним. Скорбим», — дип язган Кадони үзенең Инстаграм битендә.

Дария үзе дә соңгы көнгә кадәр Инстаграм язылучыларын позитив фикерләр һәм фотолар белән шатландырып тора: «Дорогие мои, в данный период целесообразно уменьшить физические и психические нагрузки. Рекомендовано сторониться конфликтов, как в делах бизнеса, так и в личных отношениях. Типично повышение вероятности ссор и расставаний. Пока каникулы отдыхайте и наслаждайтесь компанией семьи и друзей. Как проходят ваши выходные?»

Текст: Эльвира Сабирова

Фото: Инстаграм @voskoboeva_daria

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
212
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы