Логотип
Хәбәрләр

Танылган радио алып баручысы Миләүшә Насыйбуллина ике елга ирегеннән мәхрүм ителде

Күп еллар "Татарстан", "Болгар" радиоларында эшләгән Миләүшә Насыйбуллина кешеләрдән әҗәткә акча алып, кайтармауда гаепләнә. Миләүшә Насыйбуллина 18 июньдә Казанның Совет районы судында хөкем ителде....

Күп еллар "Татарстан", "Болгар" радиоларында эшләгән Миләүшә Насыйбуллина кешеләрдән әҗәткә акча алып, кайтармауда гаепләнә.

Миләүшә Насыйбуллина 18 июньдә Казанның Совет районы судында хөкем ителде. Ул суд залында ук кулга алынып, ике елга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит".

Миләүшә Насыйбуллина мошенниклыкта гаепләнә. Ул Җинаять кодесының 159 маддәсенең 2нче, 3нче пунктлары нигезендә хөкем ителде. Бу хакта Совет районы суды сайтында мәгълүмат урнаштырылган.

Миләүшә Насыйбуллина озак еллар радиода алып баручы булып эшләде. Ул әле "Болгар" радиосында эшләгән чакта ук татар матбугатында аны гаепләгән мәкаләләр чыга башлады. Төрле кешеләр аны бурычка зур суммаларда акча алып, кайтармауда гаепләделәр. Дәвамын укыгыз...

Фото: vk.com

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк