Логотип
Хәбәрләр

Танылган тележурналист вафат

Бүген Уфада журналистика ветераны, танылган теле- һәм радиожурналист Сәлахетдин Сукбаевның 85 яшендә вафат булуы билгеле булды.

Бүген Уфада журналистика ветераны, танылган теле- һәм радиожурналист Сәлахетдин Сукбаевның 85 яшендә вафат булуы билгеле булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Сәлахетдин Сукбаев журналистика өлкәсендә эшчәнлеген 1962 елда башлый. Гомер буе теле- һәм радиожурналистикада эшләгән. 2010 елга кадәр микрофон каршында авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният һәм яшьләрне тәрбияләү проблемалары буенча алып баручы ролендә чыгыш ясаган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хушлашу вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк