Логотип
Хәбәрләр

Танылган җырчы дөньядан киткән

Танылган француз җырчысы Шарль Азнавурның дөньядан китү сәбәбе табиблар һәм полиция хезмәткәрләре өчен һаман да билгесез. Шансон җырчысы олы яшьтә (94 яшендә) булса да, үлер алдындагы кичтә әйбәт кәеф...

Танылган француз җырчысы Шарль Азнавурның дөньядан китү сәбәбе табиблар һәм полиция хезмәткәрләре өчен һаман да билгесез. Шансон җырчысы олы яшьтә (94 яшендә) булса да, үлер алдындагы кичтә әйбәт кәефтә дуслары белән очрашып күңел ача.

Шарль Азнавур 1 октябрь төнендә Франциянең көньягында урнашкан Мурьес авылында L'aigo claro вилласында (Арль округы) якты дөнья белән хушлаша. Издание Le Parisien басмасы хәбәр итүенчә, Азнавур йокы вакытында үлә дисә, Gala журналы җырчы ваннада йөрәкнең өянәге кичерә дип яза.

Соңгы арада Азнавур сәламәтлеге белән бәйле күңелсез очракларга еш юлыга. Быел француз җырчысы Россиядә буласы гастрольләрен кичектергәне билгеле. Сантк-Петербургта булганда аның кәефе начарланып китә һәм табиблар аңа «язва желудка» дигән диагноз куя. Әмма җырчы тиз арада дәвалана һәм концертларда катнашуын дәвам итә. Сентябрь уртасында Япониядә чыгыш ясый, киләсе концертын Киев шәһәрендә бирергә планлаштырган була.

Әмма аның бу хыяллары тормышка аша алмый...

 

Фото 24smi.org сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк