Логотип
Хәбәрләр

Тарифлар буенча комитет Казанда транспортта юл бәясен 27 сумга җиткерергә тәкъдим итте

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты җәмәгать транспортында йөрү бәясен 27 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта комитетның килештерү комиссиясе утырышында транспорт һәм элемтә хезмәтләр...

Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты җәмәгать транспортында йөрү бәясен 27 сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу хакта комитетның килештерү комиссиясе утырышында транспорт һәм элемтә хезмәтләре тарифларын көйләү бүлеге җитәкчесе Раил Гайфуллин хәбәр итте.

«Татарстан дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителүче тарифның максималь күләме – 27 сум», – диде ул.

Электрон юл билеты белән түләгәндә тарифны 25 сум итеп билгеләү күзаллана. Шулай ук 100 тапкыр йөрүгә исәпләнгән билет тәкъдим ителә. Ул вакытта бер тапкыр түләү бәясе 18 сум булачак.

Тәкъдимне шәһәр башкарма комитетында һәм Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хуплаганнар. Соңгы карарны комитет идарәсе утырышында кабул итәчәкләр.

Казан мэры Илсур Метшин Казан җәмәгать транспортында бәяләрне күтәрү котылгысыз булуын әйтте. «Без ташламалы пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыланмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмә керетергә тиеш»,  диде Метшин.

Чыганак: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк