Логотип
Хәбәрләр

Тарихчы-этнолог вафат

11 июльдә, Уфада танылган тарихчы-этнолог, тарих фәннәре докторы Риф Якупов 60 яшендә вафат булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Риф Исмәгыйлевич Якупов 1959 елның 6 августында Стәрлет...

11 июльдә, Уфада танылган тарихчы-этнолог, тарих фәннәре докторы Риф Якупов 60 яшендә вафат булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

  • Риф Исмәгыйлевич Якупов 1959 елның 6 августында Стәрлетамакта туган. 1985 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, мәктәптә эшли. Югары уку йортында лаборант вазифасыннан доцент вазифасына кадәр күтәрелә.
  • Академик фәнни оешмаларда аспирант, фәнни эш буенча директор урынбасары (Этнологик тикшеренүләр үзәге) булып эшли. Хәзерге көнгә кадәр Мактау Ордены Билгесенә ия булган Тарих тел һәм әдәбият институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшләгән.
  • Риф Якупов этногенез һәм Идел-Урал халыкларының, шул исәптән башкорт, татар, типтәрләрнең этник тарихы белән кызыксынган. Шулай ук этнос теориясе, тарих методологиясе, исламны өйрәнү һәм башка юнәлешләр белән кызыксынган. Аның эшләре 178 фәнни мәкаләдә һәм 11 фәнни-методик эштә чагылыш тапкан.

Мәрхүм белән хушлашу 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Россия Ислам университетында булачак.

Фото: ИИЯЛ УФИЦ РАН

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк