Логотип
Хәбәрләр

Ташландык балалар: аларны урамда "онытып" калдырганнар, кыйнаганнар, ачка интектергәннәр...

Казанның 18 нче номерлы балалар хастаханәсендә ташландык балаларны кабул итү бүлеге бар. Аны 1993 нче елда ачканнар, һәм мондый урын шәһәрдә берәү генә. Әнисе тудыру йортында ук баш тарткан сабыйларны...

Казанның 18 нче номерлы балалар хастаханәсендә ташландык балаларны кабул итү бүлеге бар. Аны 1993 нче елда ачканнар, һәм мондый урын шәһәрдә берәү генә. Әнисе тудыру йортында ук баш тарткан сабыйларны, караучысыз калган нәниләрне шушында китерәләр. Тумас борын тормышның әчесен-төчесен татырга өлгергән бу балалар өчен хастаханә – туган йортлары, ә шәфкать туташлары – газиз әниләре кебек якын кешеләренә әйләнә.

«Менә бу безнең процедуралар уздыру бүлмәсе, монда без ашыйбыз. Иртән, бөтен гаиләләрдәге кебек үк, балалар тора, юыналар, иртәнге ашларын ашыйлар. Без бит хастаханә булудан биргәк, кечкенәләр өчен яшәү урыны, аларның өе”, - дип аңлата 18 нче номерлы балалар хастаханәсенең беренче категорияле балалар табибы Марина Желтухина.

Бу стационарга яңа туган сабыйлардан алып дүрт яшькәчә балаларны китерәләр. Туганнарына шулкадәр аз вакыт үтүгә карамастан, алар инде тормышның иң ачы сынавын узарга өлгергән – газиз әти-әнисе, үз баласын кирәксенмичә, аңа кул селтәгән. Балаларның барысы да – “калдырылганнар” – кемнедер берүзен өйдә бикләп калдырганнар, бәхеткә, сабыйны табып, коткарып өлгергәннәр. Кемнедер урамда ташлап киткәннәр, хәтта урманда “онытып” калдырылганнар да бар. Кыйналган, ачка интеккәннәре дә очрый. Һәр сабыйның үз бәхетсезлеге. Уртак язмышлары – тумас борын, алар беркемгә кирәкми торган бер ташландыкка әйләнгән.

Тәртипсез гаиләләрдәге караучысыз балаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар барлый. Гаиләгә килеп, баланың нинди хәлдә булуы белән танышалар, ата-ана өметсез дип табылса, сабыйны гаиләдән алырга карар бирелә. Баланы “Ашыгыч ярдәм” машинасы шушы станицонарга китерә. Монда инде аның тормышы яңадан башлана. Дәвамын укыгыз...

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Рамил Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк