Логотип
Хәбәрләр

Татар дәүләт филармониясенә яңа җитәкче булып музыка көллияте директоры килергә мөмкин

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды. Әлегә бу мәгълүм...


Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.

Әлегә бу мәгълүмат расланмаган – филармония хезмәткәрләре бу хакта белмәүләрен әйтә. Әмма бездәге мәгълүмат буенча, яңа директор исеме шушы көннәрдә игълан ителәчәк.

  • Айрат Җаббаров Казан дәүләт көллиятен 2009 елдан бирле җитәкли. 2000-2009 елларда ул Татарстан мәдәният министры урынбасары иде. Белеме буенча – музыкант. Хор дирижеры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
  • Шушы көннәрдә Татар Дәүләт филармониясен 2003 елдан бирле җитәкләгән Кадим Нуруллинның Казан Дәүләт циркы директоры итеп куелачагы билгеле булган иде. Казан циркын 1993 елдан бирле Дамир Шәрифуллин җитәкли иде.

татар-информ

Фото: music-college.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк