Логотип
Хәбәрләр

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына 85 ел!

  1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры  илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. Аның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссеры Сергей Макарович Мер...

 

1934 нче елда нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры  илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. Аның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссеры Сергей Макарович Мерзляков була. Ул үз тирәсенә балаларны һәм театр сәнгатен ярата торган, иҗади яктан актив яшьләрне җәлеп итә. Ул заманда театр «Интернациональ дәүләт курчак театры» дип атала. Театрның репертуары да татар һәм рус әдәбиятының, дөнья классикасының иң яхшы әсәрләренә нигезләнеп төзелә.

«Петрушка-октябрёнок», «Петрушка-беспризорник», «Лёшка и кошка», «Запрещенный попугай», «Огородные вредители и несознательные родители»  – беренче спектакльләр әнә шулай атала.

Труппа, тамашачыга карап, татар һәм рус телләрендә чыгыш ясый.

1937 елда актриса Рокыя Хәбибуллина һәм артист Фуат Таһиров Габдулла Тукай әкияте буенча беренче милли пьеса – «Кәҗә белән Сарык» ны дөньяга чыгара. Шулай итеп, курчак театры өчен татар милли драматургиясенә нигез салына. Театр балалар аудиториясе юнәлешендә үсә башлый. «Мавыктырып тәрбияләү»: курчак театры сәнгатенең төп принцибы бүгенге көндә дә актуаль.

Төрле елларда эшләгән актерлар, режиссерлар, шулай ук техник, административ һәм җитәкче хезмәткәрләр театр үсешенә зур өлеш кертте. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты, баш режиссер Сәләх Хөсни, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, баш режиссёр Игорь Москалёв, театр директорлары Антонина Делина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Юрусов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Шиһапов, режиссёр һәм актер ТРның атказанган артисты Борис Рычков, конструктор-рәссам, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Лаврентьев, театрның баш рәссамнары: Анатолий Азимов;  ТРның халык рәссамы Любовь Сперанская; Карелия Республикасының атказанган рәссамы Христина Скалдина; РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская;  рәссам – РФнең атказанган рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский; ТРның халык артисты Фуат Таһиров, ТРның атказанган артистлары: Полина Бикмөһәммәтова, Вәли Гаффаров, Мәрьям Хисамова, Вера Третьякова, Галия Таһирова, Рәшидә Үтәева, Гәүһәр Мөбәрәкова, Геннадий Вишняков, Валентина Гыйбадуллина, Наҗия Шестопалова. Артистлар Сара Вәлиуллина, Азат Хөснетдинов, Сара Яушева, Николай Кириллов, Игорь Трофимов, музыкантлар Әгъләм Низаметдинов, Николай Осипов һәм башкалар – әнә шундыйлардан. “Әкият” курчак театрында 40 ел режиссер вазыйфасын башкарган, 100 дән артык әсәрне сәхнәләштергән  баш режиссер булып  Илдус Нәсыйх улы Зиннуров һәм  режиссер, шулай ук 60тан артык спектакльләрне куйган  Людмила Дьяченко  эшләде.  Алар курчак театры  үсешенә гомерләрен багышлады. Озак еллар дәвамында алар коллективның иҗади умырткасы булдылар. Һәр исем – үзе бер ачыш, югары һөнәрмәндлекнең, яңалыкның чагылышы.

Бүгенге көндә театрның директоры – РФнең һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова, баш режиссёры ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев. Театр чын мәгьнәсендә Татарстанда курчак театры сәнгатенең үзенчәлекле үзәге булып тора. Ул Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алды. Төп иҗади кредолары – үзебезнең илдәге һәм чит илдәге курчак театрлары иҗатын өйрәнү, иҗади мохит тудыру буенча инновацион технологияләрне эзләү һәм ныгыту.

Театрда талантлы иҗат коллективы эшли: режиссёр Рафаэль Таһиров, постановка  бүлеге мөдире ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Даян Гыйлемханов, балетмейстер ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннанова, музыка бүлеге мөдире  ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин. ТРның халык артистлары – Наталия Егорова, Эльвира Гыйлемханова,  Рәмзия Фәйзуллина, Александр Карпеев; ТРның атказанган артистлары – Ришат Гыйздәтуллин, Сергей Кузнецов, Юрий Чуктиев, Владимир Фечин, Данил Утешев, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Татьяна Сорокина һәм башкалар.

Театрда йөздән  артык кеше эшли. Труппада 35 актер бар. Яшь актерлар театрга нигездә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын һәм Казан театр училищесын тәмамлап килә. Бу уку йортлары базасында театр моннан 40 ел элек үзенең курчак театры  мәктәбен ачты. Аны тәмамлаучылар  Казанда гына түгел, Россиянең күп кенә театрларында хезмәт итә.

Бүгенге көндә театрның репертуар афишасында 50тан артык спектакль бар. С.Хөснинең «Камыр батыр», Г.Тукайның «Су анасы» (З.Хөснияр инсценировкасы), Л.Кожевниковның «Гуси-лебеди», Э.Т.А. Гофманның «Щелкунчик», А. Толстойның «Буратино», Г.Х.Андерсенның «Дюймовочка», С.Маршакның «Теремок», А.Пушкинның «Сказка о царе Салтане»,   В.Катаевның «Цветик-семицветик», Р.Бохараевның «Волшебные сны Апуша», А.Хәировның «Три дочери», Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» (Г.Рәхим инсц.), зурлар өчен А.Цагарелиның «Ханума», Н.Гогольнең «Ночь перед Рождеством» кебек күп кенә спектакльләр Бөтенроссия һәм Халыкара театр фестивальләрендә катнашты һәм лауреат булды.

“Әкият” курчак театры спектакльләр белән Германия (Брауншвейг, Боттроп), Төркия (Адана, Измир, Әнкара, Искешәһәр), Франция (Канн), Болгария (Стара Загора, Тырговиште), Казахстан (Алматы, Актүбә), Украина (Ивано-Франковен, Финляндия (Иисалми, Хельсинки), Беларусь (Брест), Румыния (Меджидия), Азәрбайҗан (Баку), Таҗикстан (Дүшәнбе), Россиядәге (Нерюнгри, (Саха Республикасы), Белгород, Новосибирск,  Рязань, Киров, Оренбург, Кострома, Самара, Тольятти, Ульяновск, Уфа, Яр-Чаллы) Халыкара театр фестивальләрендә, Болгария, Россия, Франция, Германия, Югославия, АКШ, Нидерланд, Чехиядәге иҗади конференцияләрдә, күргәзмәләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнашты.

Театр эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеше булып гастрольләр оештыру тора. Иксез-чиксез зур илебезнең яшь тамашачылары ул гастрольләр вакытында татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты белән таныша. Театр Ломжа (Польша), Астана, Алматы (Казахстан), Киев (Украина), Көньяк Сахалин,  Улан-Уде (Бурятия), Барнаул (Алтай өлкәсе) ,  Рязань, Мәскәү өлкәсе, Чиләбе, Омск, Магнитогорск,  Екатеринбург, Курск, Тула, Түбән Новгород, Владимир, Белгород, Ярославль, Пермь, Самара, Махачкала, Вологда, Оренбург, Кострома, Уфа, Ижау, Йошкар-Ола, Чабаксар, Саранск кебек шәһәрләрдә гастрольләрдә булды. Бөтен җирдә үзебезнең татарлар белән очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен белеп кайталар.

Театр шулай ук Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендә – Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Җәлил, Азнакай, Мамадыш, Баулы, Байлар Сабасы, Нурлат, Чистай, Аксубайда даими гастрольләр оештыра.

Театр 1974 елдан – курчак театрларының Халыкара оешмасы (УНИМА) әгъзасы, 2005 елдан – «Курчак театры-ХХI гасыр» Россия ассоциациясе әгъзасы. 2009 елда театрТатарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясенә лаек булды.

2012 елның 1 мартыннан театр яңа бинада эшли. Биредә – ике тамаша залы, алар яңа техника, электр белән яктыру һәм тавыш бирү җиһазлары, иркен һәм якты остаханәләр белән тәэмин ителгән.

2016 елның сентябрендә «Әкият» курчак театры «Шомбай-fest» дип аталган Икенче  Халыкара курчак театрлары фестивален оештырды. Фестиваль эшендә Төркиядән, Франциядән, Беларусь,  Таҗикстан, Төркменстан Республикаларыннан һәм Россиянең байтак калаларыннан 16 иҗат коллективы катнашты.

Республиканың иҗади берлекләре белән хезмәттәшлеккә, репертуар төзүгә аерым игътибар юнәлтелә. Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Равил Бохараев, Ренат Харис, Рабит Батулла, Әхәт Мушинский, Мансур Гыйләҗев, Флера Тарханова, Аманулла,  Гадел Хәиров, Зиннур Хөснияр, Лев Кожевников, Рафис Корбан, Борис Вайнер, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Нәфисә Исмагилова,  Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтша кебек талантлы авторлар белән хезмәттәшлек итә театр.

Барлык спектакльләр дә бәйрәм һәм толсымлы халәт тудыра торган музыка белән баетылган. Монысы инде Сара Садыйкова, Хөснулла Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Резедә Әхиярова, Леонид Любовский, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгари, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Ислам Сафин, Юрий Чаплин кебек гаҗәеп талантлы композиторларның иҗат җимеше.

Инде менә 85 ел дәвамында «Әкият» Татар дәүләт курчак театры үзенең нәни тамашачыларын сөендереп яши. Бу могҗизалар йортында балалар театр сәнгате белән таныша һәм үзләренең яраткан әкият геройлары белән очраша.

Фотолар:

1. Театрның беренче директоры, актёры, рәссамы һәм режиссёры Сергей Макарович Мерзляков;

2. Сергей Макарович Мерзляков белән театрның беренче хезмәткәрләре,1936 ел

3. Татар группасының актерлары һәм баш режиссер Илдус Зиннуров (уртада) «Җен кызы» спектакленең премьерасыннан соң;

4. Театрның директоры Роза Яппарова;

5. Театр коллективы, 2018 ел;

6. Афишалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк