Логотип
Хәбәрләр

ТАТАР ЭШМӘКӘРЕННӘН ЛАЙФХАК: НИЧЕК ТАНЫШЫРГА, НИЧЕК ДУСЛАШЫРГА, НИЧЕК ЯР ТАБАРГА?

Ораторлык сәнгате буенча остаз Айнур Әхмәтовтан яңа танышлар, яңа дуслар һәм икенче ярыңны табу буенча төп-5 киңәш. Беренче кагыйдә: мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән танышыгыз. Икенче кагыйдә: иниц...

Ораторлык сәнгате буенча остаз Айнур Әхмәтовтан яңа танышлар, яңа дуслар һәм икенче ярыңны табу буенча төп-5 киңәш.

Беренче кагыйдә: мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән танышыгыз.

Икенче кагыйдә: инициатива күрсәтегез.

Өченче кагыйдә: үз-үзегезне күрсәтегез.

Дүртенче кагыйдә: һәрвакыт “әйе” дип әйтегез.

Бишенче кагыйдә: үз тирәгезгә файдалы кешеләр җыегыз.

Казанда “Бизнес-Урда” яшь татар эшмәкәрләре клубының “түгәрәк өстәл” форматында дүртенче эшлекле иртәнге ашы узды. Аңа керү ирекле иде, яңа дуслар, насыйп яр табарга теләгән һәркем катнаша алды. “Түгәрәк өстәл”гә барлыгы 12 тыңлаучы килде. Шуның 8е – кызлар. “Татар-информ” - эшлекле иртәнге ашта бердәнбер мәгълүмат чарасы иде.

Эшлекле иртәнге аш “Ничек итеп яңа танышлар, яңа дуслар булдырырга һәм икенче ярыңны табарга?” темасына корылды. Төп спикер буларак, ораторлык сәнгате остазы Айнур Әхмәтов чыгыш ясады.

Айнур Әхмәтов – чыгышы белән Уфадан. Санкт-Петербург дәүләт университетының гамәли математика факультетын тәмамлаган. Күпләр аны “КВНщик” буларак белә. Бүген ул вокал, оратор һәм гитара сәнгате буенча курслар җитәкли. Бәйрәмнәр алып бара.

- Соңгы елларда аралашу, дуслашу буенча күп укыйм, курсларга йөрим. Мин моны үземне бик текә санаганга түгел, киресенчә, үземдә проблемалар артык күп булганга башладым. Миңа кешеләр белән аралашу бик кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә дөрес итеп сүз башларга, кеше әйткән сүзгә дөрес итеп колак сала белергә кирәклеген дә беләм, – ди Айнур.

Мин үзем Уфадан, аннан Питерга киттем, КВНда уйный башладым, ораторлык сәнгате буенча курс алып барам. Элеккеге танышларым хәзер миңа гаҗәпләнеп карый. “Ничек? Син бит сүз дә әйтергә ояла идең!” диләр. Бүген мин акчаны сөйләп эшлим. Бу – ниндидер чаралар алып бару яки курсларда укыту һ.б.

Дусларым яки үзем аралаша торган кешеләрдән еш кына: “Аралашырга яки дуслашырга, мөнәсәбәтләр кору өчен юньле кеше табып булмый” дигән сүзләр ишетәм. Бүгенге очрашуның темасына шул сәбәпче.

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали

Тулырак ИНТЕРТАТ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк