Логотип
Хәбәрләр

Татар эстрадасы җырчысын биш кеше кыйнап башын ярганнар

Татар эстрадасы җырчысы Шәхзәт Разметов белән күңелсез хәл булган. Бу хакта безгә җырчының иҗатташ дусты хәбәр итте.

Татар эстрадасы җырчысы Шәхзәт Разметов белән күңелсез хәл булган. Бу хакта безгә җырчының иҗатташ дусты хәбәр итте.

«Шәхзәтне биш кеше кыйнап башын ярган. Әле ярый исән калган. Аны 7нче хастаханәнең реанимациясенә илткәннәр. Хәзерге вакытта ул аңында, авырдан сөйләшә», – диде безгә Шәхзәтнең якын дусты.

Кыйнаучы кешеләрнең икесен тапканнар. Аларны Шәхзәтнең элеккеге хатыны яллаган, дип фаразлыйлар. 

Тулырак:  Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк