Татар киносының яңа йөзе – «Мунча ташы» театры, Фирдүс Тямаев һәм Салават Фәтхетдинов

«Яу» – тарихи фильмнарга да, милли кинематографиягә дә, гомумән, бүгенге тормышыбызга да пародия. Карикатура. Үзен кинофестиваль фильмнары карарга яралган затлы тамашачы дип санаган кешеләр бу фильм барганда кинозалдан чыгып киттеләр.

«Яу» комедиясенең режиссеры – Айдар Габдрахманов. Идея һәм сценарий авторы – Альберт Шакиров. Продюсерлары – Рәис Шәйхетдинов, Альберт Шакиров. Фильмның башлангыч бюджеты 6 миллион булган. Төп-төгәл саннар билгесез.

Фильмда эстрада һәм драма артистлары төшкән. Аерым алганда, төп рольләрне «Мунча ташы» артистлары тулы составта башкара. Ни өчен «Мунча ташы»мы? Идея авторы Альберт Шакиров фильмның төп тамашачысы итеп «Мунча ташы» аудиториясен күзаллый. Фильм прокатка чыгып, кинозалларына татар юморын яратучыларны җыячак һәм теге 6 миллионны кайтарып кына калмыйча, продюсерларга акча эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк дип уйланыла.

Дәвамы...

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Кинофестиваль матбугат үзәге һәм Рамил Гали фотолары

интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
469
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Мәрзия Фәйзуллина вафат
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы