Татар китапларын “Лабиринт”та сата башладылар

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты китапларын “Лабиринт” интернет-кибетендә сата башладылар.
“Лабиринт”та Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турында 30 исемдәге китап, шулай ук уку әсбаплары һәм балалар өчен китаплар сатып алып була.
Әлеге интернет-кибеттән Габдулла Тукай китапларын, аерым алганда “Шүрәле” һәм “Су анасы”н сатып алырга мөмкин.
Моннан тыш сайтта татарлар тарихыннан Раил Фәхретдиновның “История татар”, Алла Сальникованың “Татарская "Алифба": история и современность” басмалары бар.
Берничә басма Казан архитектурасына багышланган. Владимир Курашовның “Деревянная архитектура старой Казани”, Равил Айдаровның “Казанский деревянный дом XIX – нач. XX века в акварели и графике” бкитапларын да биредә алып була.
Татарстан китап нәшрияты һәм “Лабиринт” хезмәттәшлеге татар авторлары иҗатын таныту максатыннан алып барыла.
- “Лабиринт” интернет-кибете Мәскәү һәм, тулаем алганда, Россиядәге әйдәп баручы кибетләр өчлегенә кергән. Ул кулланучыларга меңләп җитештерүчедән 200 меңнән артык товар тәкъдим итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 13:51
-
9 август 2022 - 09:28
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте