Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша

«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.
Татарстанда ясалган «Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы Суздальдә уза торган XXIV Россия ачык анимация киносы фестивалендә катнаша. Фестивальнең программасы аның рәсми сайтында урын алган.
Анимация фестивале 13 ˗ 19 март көннәрендә үтә.
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмының режиссеры Елена Ермолина, продюсеры – Светлана Бохараева. Мультфильм геройлары текстларын Камал театры артисты Илдус Габдрахманов укыган.
Фильм Милли бәйге номинациясендә Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашып, фестиваль лауреаты булды.
«Гөлнәзек ˗ диюләр җиңүчесе» анимацион фильмы Россия Мәдәният министрлыгыннан алынган 2 миллион сум субсидия хисабына төшерелгән.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте