Логотип
Хәбәрләр

«Татар кызы, Татар егете – 2018» бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды

Кичә, 27 ноябрь көнне В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы, Татар егете – 2018» шәһәр конкурсының финал этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәренең төрле район этапларын җиңеп чыккан егетләр һә...

Кичә, 27 ноябрь көнне В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы, Татар егете – 2018» шәһәр конкурсының финал этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәренең төрле район этапларын җиңеп чыккан егетләр һәм кызлар көч сынашты.

Конкурсның район этаплары 2018 елның 1 – 31 октябрендә узган һәм финалга Казанның төрле районнарыннан 8 кыз һәм 8 егет сайланып алынган. Татарның асыл кызлары һәм батыр егетләре сәхнәдә үзләрен күркәм милли киемнәрдә тәкъдим иттеләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм тарихын белүләрен исбатладылар, жюри әгъзаларын һәм килгән кунакларны тәмле милли ашлар белән шаккаттырдылар, үзләрен күптөрле талант ияләре буларак күрсәттеләр. Бу кичә чын мәгънәсендә милли рухлы, күркәм бәйрәм дәрәҗәсендә үтте. Бәйгене оештыруга үз өлешен керткән һәркемнең хезмәте бәяләп бетергесез зур.

Әйтергә кирәк, жюри әгъзаларының да эше җиңелләрдән булмады. 16 финалистның һәрберсе сәхнәдә үзенең талантлы шәхес булуын исбатлады. Нәтиҗәдә, 2-3 нче урын хуҗалары, 10 номинация һәм ике абсолют җиңүче билгеләнде. «Татар кызы-2018» исеменә Киров районы укучысы Мәдинә Латыйпова, «Татар егете-2018» исеменә Мәскәү районы егете Ислам Миргаязов лаек булды.

Афәрин, егетләр-кызлар!

Автор: Алсу Габдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк