«Татар кызы», «Татар егете» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Казанда В.Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Татар кызы» һәм «Татар егете»н сайладылар. Конкурста Совет районының 180-нче номерлы гимназиясе укучысы Азалия Хисамиева һәм Совет районының 149-нчы номерлы лицее укучысы Сәйдәш Гыйләҗев җиңүче булды.
9-11 сыйныфлардан 16 укучы (8 кыз һәм 8 егет) конкурсның финал өлешенә үтте. Финалистларга өч сынау узарга кирәк иде – иҗади презентация белән чыгыш ясарга, татар драматургларының иҗатына багышланган проектны якларга, татар биюен башкарырга, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы белән котлау тәкъдим итәргә. Моннан тыш, жюри кызларның аш-суга осталыкларын бәяләде ‒ конкурсантлар милли ризыклар тәкъдим иттеләр.
«Татар кызы» бәйгесе Казанда 1999 елдан бирле, «Татар егете» конкурсы 2006 елдан бирле уздырыла, ә 2014 елдан ул район этабы, аның нәтиҗәләре буенча шәһәр турының финалистлары сайлана торган бердәм чара булып тора, дип хәбәр итә Казан Мәгариф идарәсе.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
4 гыйнвар 2021 - 16:27
-
2 гыйнвар 2021 - 16:00
-
1 гыйнвар 2021 - 16:08
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан