Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановны соңгы юлга озатты

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанов белән бәхилләште. Озакка сузылган каты авырудан соңгомере өзелүе турында хәбәр кичә килеп иреште.

Рөстәм Газизҗан улы туган ягы Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы эш урыны Казанда “Таттелеком” ширкәтендә булган. 2009 елдан бирле анда матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасында, компаниянең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә мәдәни мирасны саклау юнәлешендә башкарган эшләре өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булды. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, хезмәттәшләре, дуслар, шагыйрьләр, әдипләр килгән иде. Матәм чарасын Язучылар берлеге әгъзасы рәисе Данил Салихов алып барды. Ул аның, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, халык күңеленә үтәрлек итеп эшли белә торган кеше булуын әйтте.

Матәм чарасында, шулай ук, Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, “Таттелеком” генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров сөйләде. Кызы Айгөл әтисен тормышны яратучан, һәр эшенә җанын-тәнен, энергиясен биреп эшләгән кеше иде дип бәяләде. "Әти, үзеңнән соң матур эшләрең кала", - дип бәхилләште.

  • Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, газеталарда дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. 2001-2004 елларда - район һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. 2009 елдан "Таттелеком" ширкәтендә эшли.
  • Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
287
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ринат Рахматуллин үлгән дигән хәбәр таралган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы