Логотип
Хәбәрләр

Татар мәкамен торгызу өчен, милли җирлектән аерылмаган остазлар кирәк

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова ). Татар мәкамен торгызу өчен, аның милли җирлектән аерылмый яшәгән остазлардан шәкертләренә тапшырылуы мөһим. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентл...

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова ). Татар мәкамен торгызу өчен, аның милли җирлектән аерылмый яшәгән остазлардан шәкертләренә тапшырылуы мөһим. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты - Амстердамнан кайткан галимә Гүзәл Сәйфуллина әйтте.

Бүген Гүзәл Сәйфуллина Казан дәүләт консерваториясендә “Мәкамсез мәдәнияттәге мәкам: Россия мөселманнарының Коръән уку алымнары”дигән темага лекция укыды.

“Без хәзерге заман татарлары шәрыкның бай музыкаль традицияләреннән аерылган, - ди Гүзәл Сәйфуллина. – Көнбатышның бөтен дөньяга билгеле музыка сәнгате булган кебек, куәтле цивилизация тәшкил иткән шәрык илләре дә көй-моңсыз яшәмәгән бит. Хәер, без музыканы гына түгел, көнчыгыш илләренең шигъриятен дә яхшы беләбез, дип мактана алмыйбыз. Анысын аныграк күзалласак та, музыканы өйрәнү күпкә җиңеләер иде”.

Лекция барышында музыка белгече мөнәҗәтләргә дә тукталды. Мөнәҗәтләрне әйтү традицияләрен дә барлап узды. “Бу гадәтебез, шөкер, күркәм сурәттә сакланып килә, аның чын осталары бар, моңа сөенергә кирәк,” - дип белдерде.

Килгән студентлар һәм тыңлаучылар игътибарына лектор беренче татар җырчысы Камил Мотыйгый-Төхватуллин язмасында Коръән уку үрнәген дә тыңлатты.

Галимә дини мәкамгә нисбәтле татар традицияләрен саклауга басым ясады. Россия ислам институты шәкертләреннән сорашкач, 90 процентыннан артыгы гарәп мәкамнәрен тыңлавын әйткәннәр. “Милли аһәң гадәтләреннән алар тулысынча аерылган дип әйтә алабыз. Безнең максат - чит илгә чыгып укымаган осталарның мәкам һәм тәҗвид традицияләрен яшьләргә өйрәтү” – диде Гүзәл ханым.

“Татар мәкамен торгызу өчен, аның милли җирлектән аерылмый яшәгән остазлардан шәкертләргә тапшырылуы мөһим. “Татар мәкаме, дип авыз тутырып әйтә алмасак та, аның аерым стиле булганын кире кагарга ярамый. Мәкам сүзе күп мәгънәгә ия, - ди галимә. – Бер мәгънәсе ял урыны (стоянка), икенчесе - рухи үсеш юлындагы баскычны аңлата (суфичылыкта), өченчесе - музыкаль лад, дүртенчесе – күп кисәкле музыкаль композиция, аерым бер әсәр жанры дип әйтергә мөмкиндер. Бу төр әсәрләр шәрык музыкасының төп үзәген тәшкил итә һәм телдән-телгә тапшыру традицияләренә нигезләнә. Төрекләрдә, гарәпләрдә һ.б. мөселман халыкларында бу традиция киң таралыш алган”.

Гүзәл Сәйфуллина әлеге тема белән күптәннән кызыксынуын белдерде. 1999 елда ук инде бу юнәлештәге хезмәте дөнья күргән. Ул чорда галимә татар мәкаменә генә басым ясаган булса, хәзер теманы киңрәк масштабта колачлый. Сәйфуллина төрле илләрдә лекцияләр укый.

Белешмә: Мәкам – Көнчыгыш һәм борынгы татар поэзиясенә мөнәсәбәтле термин. Тар мәгънәдә алганда, мәкам көй дигән мәгънәгә туры килә. Киң мәгънәдә мәкам – уртак темалы инструменталь һәм җыр-бию көйләрен эченә алган зур күләмле борынгы музыкаль әсәр.

татар-информ

Фото: Расих Фасхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк