Логотип
Хәбәрләр

“Татар-малай" үзенең блогы аша егерме кешегә бер-берсен табарга ярдәм иткән

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татар малай” аккаунтын алып баручы Ринат Галиәхмәтов үз блогында “Эзлим сине” проекты ясап, егерме кешегә бер-берсен табарга ярдәм иткән. Бу хакта...

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татар малай” аккаунтын алып баручы Ринат Галиәхмәтов үз блогында “Эзлим сине” проекты ясап, егерме кешегә бер-берсен табарга ярдәм иткән. Бу хакта ул бүген татар блогерларына багышланган матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте.

“Сентябрь аенда беренче каналдан баручы “Жди меня” тапшыруы беткәч, башыма килгән уй бу. “Нигә татарлар табышу өчен мәйданчык булмаска тиеш” дип, сториска игъланнар куя башладым. Аларны “Эзлим сине” хэштегы буенча урнаштырам. “Казанда 20 ел элек тегү фабрикасында эшләдек яки бергә укыдык” дип, исем-фамилиясен, районын-авылын күрсәтеп язалар. Мин аны сториска куям, 24 сәгать эчендә бу белдерүне ул кешенең танышы яки күршесе карый. Шулай итеп, миңа “Мин ул кешене беләм, менә аның номеры” дип язалар. Бүгенгә әлеге проект аркылы 20 кешене таптык”, – диде “Татар-малай”.

Ринат Галиәхмәтов кешеләрне эзләү вакытында көтелмәгән хәлләргә юлыгуын да әйтеп узды. Әйтик, ул бер кызның 20 ел күрмәгән әнисен табып биргән. Шулай ук инде урау юллар аша тапкан кеше: “Фәлән мине эзләмәсен, мин аның белән аралашасым килми” дип тә язган икән.

“Бу - бик зур эш. Кешеләрне табу процессы чылбыр кебек башкарыла. Игъланны күреп, бер кеше яза: “Бу фәлән түгелме икән?” дип, юк ул булмый, икенче кешегә язам. 20 кешене тапсак, безгә 40 кеше рәхмәт яза. Эзләүче дә, табучысы да. Шулай ук табышырга булышучы кеше дә рәхмәт яудыра. Мин бу эшне иренмичә башкарам. Эше мәшәкатьле, әмма рәхмәтле. Бары бер генә үтенеч: “Эзлим сине” проекты аша табышып, күрешкән кешеләр фото төшеп җибәрсеннәр иде. Мин аларны бик рәхәтләнеп, үз “битемә” эләм”, – ди “Татар-малай”.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак татар блогерлары үз коллегаларын 10-20 тапкырга артты дип санавын да язган идек.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк