Логотип
Хәбәрләр

Татар Малай кызына татар исеме кушканмы

Танылган блогер Татар малай 4 сентябрь көнне әти булды, хатыны Илүзә белән аларның кызлары туды.

Танылган блогер Татар малай 4 сентябрь көнне әти булды, хатыны Илүзә белән аларның кызлары туды.

Балага нинди исем кушканнарын әйтми торганнар иде, кыланалар дип зарланучылар булган ахры, чөнки алар бар серне дә чиштеләр. Сәфинә дип исем кушканнар. Матур исем, бәхетле, гомерле сабый булсын!

«Сәфинә Ринат кызы. Дусларым-матурларым, кыланып исемен әйтмиләр дип уйламагыз. Илүзәм белән Әниемә алдан әйтеп куйдым, мин беренче итеп дусларым-туганнарыма язасым килә дип. Исемне Гаилә мәчетендә Рөстәм хәзрәт кушты. Безнең яраткан гаиләбез мәчете хәзер. Исем безгә бик нык ошый! Безнең кечкенә Сәфинәбез, без сине Әниең белән, бик нык яратабыз!» дип яза Ринат инстаграмында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк