Логотип
Хәбәрләр

Татар рестораторы милли ризык арзан булсын өчен нишләргә кирәген әйтте

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин арзан бәядәге ризыкны аның сыйфатын кайгыртучылардан алырга киңәш итте. Аның сүзл...

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Түбәтәй” хәләл тиз туклану рестораннар челтәре җитәкчесе Солтан Сафин арзан бәядәге ризыкны аның сыйфатын кайгыртучылардан алырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, хәләл ризык бәясен дин буенча өч тапкырга арттырырга ярамый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән татар рестораторлары катнашындагы матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәя сәясәтен кайгы-хәсрәт димик инде, әмма кайгы инде ул. Хәзер бит табыш мәсьәләсендә чабалар. Порцияләр әзәя, ризыкның эчтәлеге юк. Мәсәлән, өчпочмак аласың, яртысы чүпрәле камыр, ә эче шалтыравык шикелле. Ризыкның сыйфаты ошамаса, башка җиргә барырга була, бәяләр дә төрле җирдә төрле. Ризыкның сыйфаты, хәләллеге турында кайгыртып эшләүчеләргә барырга кирәк, аларга да файда була. Хәләл ингредиентларны карасак, алар бәядә кимрәк. Без бит базар икътисадында яшибез. Монда “син бу өчпочмакны 150 сумга сата алмыйсың”, дип, беркем дә әйтә алмый. Хәзер FIFA дөнья чемпионаты, туристлар сезоны. Бауман урамында бәяләр өскә күтәрелә”, - диде җитәкче.

Солтан Сафин сүзләренчә, аның рестораннарында, FIFA дөнья чемпионаты булса да, бәяләр үзгәрмәгән. “Ничек бар, шулай калды”, - ди ул.

“Турист илләре ике меню ясый. Үзләренең телләрендә бер бәя, туристларга – бүтән телдә бүтән бәя. Минемчә, алай эшләргә ярамый. Ничектер монафыйклык кебек килеп чыга”, - диде Солтан Сафин.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк