Логотип
Хәбәрләр

Татар театрларында куелган ике спектакль “Ел вакыйгасы” дип бәяләнде

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Республика "Тантана" театр премиясе жюри әгъзалары быел катлаулы сайлау алдында калган һәм “Спектакль-вакыйга” номинациясендә уртак бер фикергә ки...

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Республика "Тантана" театр премиясе жюри әгъзалары быел катлаулы сайлау алдында калган һәм “Спектакль-вакыйга” номинациясендә уртак бер фикергә килә алмаган. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика театрларында куелган ике спектакльне “Спектакль-вакыйга” дип игълан итте һәм дипломнарны ике театрга тапшырды.

“Театр сихерле бер дөнья иде, хәзер дә шулай, - диде министр. - Сезгә карап киләчәгебезне дә күрәбез, тәрбия дә алабыз. Театр артистлары йолдызлар булдылар һәм шулай булып калалар да”.

"Ел вакыйгасы" номинациясендә Хөсәен Җәвиднең "Иблис" спектакле өчен (режиссёр – Сергей Потапов, пластика буенча режиссёр – Нурбәк Батулла) С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры һәм Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" спектакле өчен (режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүләкләнде.

Дипломнарны Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов һәм Камал театры артисты Рамил Төхфәтуллин кабул итеп алды.

Мәгълүмат өчен. "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк