Логотип
Хәбәрләр

Татар театры тарихында икенче тапкыр чишенгəн Мəдинə Гайнуллина: «Ничек инде спектакльне карамыйча минем өскə таш атарга була?»

Искəртеп үтик, «Интертат»та «Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенделәр: Әлмәт артистлары Камасутра күрсәтте», - дигəн мəкалə чыккан иде. Əлбəттə, социаль челтəрлəрлəрдə минем турыда бик күп яз...

Искəртеп үтик, «Интертат»та «Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенделәр: Әлмәт артистлары Камасутра күрсәтте», - дигəн мəкалə чыккан иде.

Əлбəттə, социаль челтəрлəрлəрдə минем турыда бик күп яздылар. Əмма берсенə дə ачуым чыкмады, бары тик рəхмəт кенə əйтəсем килə. «Кара пиар» белəн булса да, алар мине популярлаштырып җибəрде. Мин тəнкыйтьлəүчелəр белəн бəхəскə кермəдем. Минем дус кызларым скриншот ясый да, «Мəдинə, син ничек түзəсең, нигə син боларга җавап бирмисең», - дип җибəрə. Мин əйтəм, нигə? Шулай дип язучы кешелəрнең берсе дə ул спектакльне карамаган! Ул бит укымаган китап, карамаган кино турында гаплəшеп утырган кебек. Ничек инде спектакльне карамыйча минем өскə таш атарга була?

Юк, мин «Медея» спектаклендə чишенмəдем! Əлбəттə, анда бар шундый картина: кара квадратка мине биклəгəндə күлмəгемнең арты төшеп китə. Ул кайбер спектакльдə генə күренə. Ə менə фотограф шушы мизгелне тотып алган! Чыннан да шəп фотограф булган ул. Бу инде социаль челтəр өчен «азык» кына булды. Иң мөһиме - кешелəр язганны үземə укырга рəхəт иде миңа», - дип сөйлəде Əлмəт дəүлəт театры актрисасы Мəдинə Гайнуллина.

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк