Логотип
Хәбәрләр

Татар теле һәм әдәбиятынан VI халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасы җиңүчеләрен атадылар....

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасы җиңүчеләрен атадылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты. “Якынлашып килүче Туган тел бәйрәме белән тәбрик итәсем килә. Бүген залда туган телебезне камил белүче, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче шәхесләр утыра. Туган телне белү безгә өстәмә мөмкинлекләр бирә. Мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала" дигән. Киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, татар дөньясында тирән эзегез калсын”, - диде ул үзенең чыгышында.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә14 яшьтән алып 25 яшькәчә булган укучылар һәм студентлар катнашты. Араларында Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытайдан килгән яшьләр дә бар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при ияләре булып Финляндиядән Ильяс Кадер һәм Казаннан Альмира Хәкимуллина танылды.

Альмира Хәкимуллина оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп Нур Әхмәдиевның шигырен укыды. “Ыргыттылар – төшеп ярылмадым, Сындырдылар – сынып бетмәдем. Чит ишаннар оҗмах вәгъдә итте. Татар тәмугыннан китмәдем”, - диде ул. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк