Логотип
Хәбәрләр

Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадага Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән вәкил Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәреннән яттан...

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадага Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән вәкил Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәреннән яттан сөйләргә өзек әзерләп килгән. Бу хакта ул бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казанда Камал театрында олимпиаданың ачылыш тантанасыннан соң белдерде.

Ибраһим Шәңгәрәевкә 14 яшь. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарджа шәһәреннән килгән. "Әти-әнием Мәскәүдән 2005 елда Әмирлекләргә күченеп киткән", - ди ул.

Ибраһим белән сөйләшү барышында, аның татар телен шактый яхшы белүе ачыкланды. "Әти-әнием белән өйдә татарча сөйләшәбез, гаиләдә генә өйрәнәм. Олимпиада алдыннан татарның тарихын да өйрәндем. Бездә Гарәп Әмирлекләрендә Ленария исемле укытучы бар, аның белән әзерләндек. Иҗади бәйгедә Аяз Гыйләҗевнең "Йәгез, бер дога" әсәреннән яттан өзек укырга җыенам. Аны өйрәнергә әти-әнием булышты. Олимпиадада берәр урын алырга телим", - ди Ибраһим. 

Әңгәмәдәш фикеренчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә, иң яхшысы - аны мәктәптә укырга тиеш. "Миңа дә әти-әнием татар телен өйрәтә, татар булуым булуым белән горурланам", - ди ул.

Татар теленнән VI халыкара Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк