Логотип
Хәбәрләр

Татар телен фәнни өйрәнү бетүгә таба бара

2012 елда Татарстанда татар тел белеме һәм әдәбияты буенча 23 диссертация якланган булса, 2017 елда якланган диссертацияләрнең саны икегә калган. Ни өчен диссертацияләр яклау кискен рәвештә кимегән? Б...

2012 елда Татарстанда татар тел белеме һәм әдәбияты буенча 23 диссертация якланган булса, 2017 елда якланган диссертацияләрнең саны икегә калган. Ни өчен диссертацияләр яклау кискен рәвештә кимегән? Бу сорауларга җавап табар өчен “Татар-информ” галимнәргә мөрәҗәгать итте.
  • Якланган диссертацияләр исемлеге Югары аттестацияләү комиссиясе сайтыннан http://vak.ed.gov.ru/ алып төзелде. КФУ ның татар теле буенча диссертацион совет шифры – Д 212.081.12, тел белеме коды – 10.02.02 (Языки народов РФ), әдәбиятныкы - 10.01.02 (Литература народов РФ). Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертацион совет шифры - Д 022.001.01. Төзелгән исемлеккә 2012–2017 еллар аралыгында якланган диссертацияләр керде.

    “Диссертациягә таләпләр артты, фәннең абруе төште”

    Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев диссертацияләр яклавы кимүенең берничә сәбәбен атады. 

    - Диссертацияләрнең кимүе фәннең саегаюы белән бәйле түгел. Таләпләр бик нык артты. Югары аттестацияләү комиссиясе мәкаләләрен бастыру, формаль якларына туры китерү кыенлашты. Шуңа күрә яклауларның сирәгәюе – табигый күренеш. Ул татар диссертацияләре белән генә бәйле түгел. 

    Тагын бер сәбәп – фәннең абруе төште. Фәнгә яшьләр килүе кимеде. Дәвамын укыгыз...

    Автор: Динә ШӘМСЕТДИНОВА

  • интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк